"Татарстан минем республикам"
29 август көнне , Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре ,мәктәп белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган ” Татарстан минем республикам” дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр. Катнашучы балаларга Татарстан Республикасының оешу тарихы һәм символлары турында сөйләделәр, бергәләшеп Баулы районының 95 еллыгына багышланган стенд белән таныштылар, фикерләре белән уртаклаштылар. «Татарстан-минем туган ягым" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.