«Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым»
Ватанны саклау хакына үлемгә барган, һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән батырлар турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру максатыннан ,Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым» дип исемлэнгэн хәтер сәгате уздырылды. Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп хезмәткәрләре ,төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.