Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

"Нәүрүз котлы булсын"

23 март көнне, Шалты авыл Мәдәният йорты каршында китапханә,мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Барыбыз бергә Язны каршыладык, Кышны озаттык. Төрле кызыклы, конкурслар оештырып, Язны, Кыш бабайны сынадык, җырлар җырладык, биедек, матур итеп шигырьләр сөйләдек.. Татар халык җырлы-биюле уеннарын балалар яратып уйнадылар.

Бәйрәм ахырында тәмле ботка ашадык, коймаклар,бавырсаклар белән чәй эчтек. Күңелле булды!