«Татар мәдәниятенең якты йолдызы»
16 март көнне, Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан, Шалты гомуми төп белем бирү мәктәбенең укучылары өчен «Татар мәдәниятенең якты йолдызы» исемле әдәби очрашу үткәрелде. Шалты авыл китапханәчесе һәм туган тел һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Ә.В , XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар К.Насыйриның фольклор, филология, педагогика, математика, матур әдәбият, тарих, астрономия, география һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын белделәр. Ахырда галимнең рус һәм татар телләрендәге фольклор әсәрләре һәм фәнни хезмәтләре фрагментлары яңгырады, укучылар викторина сорауларына жавап бирделәр, видео-презентация карадылар.