Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

“Туган телем-иркә гөлем ”

21 февраль көнне, Шалты авыл китапханәсендә, мәдәният Йорты белән берлектә, балалар  өчен Халыкара туган тел көненә багышланган  “Туган телем-иркә гөлем ”дип исемләнгән уен- викторина  уздырылды. Уен барышында  балалар  кыска вакытта мәкальләр җыйдылар,  туган тел турында шигырьләр укыдылар. Балалар  үзләренең көчләрен халык авыз иҗатында да сынап карадылар . Китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм  күзәтү ясалды. Иҗат белән сугарылган мавыктыргыч бу чарадан һәркем канәгать калды.