«Җылылык таратам» "Дарю тепло"
1 октябрь , Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ,Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән мәдәни чараларда актив катнашучы апаларны «Җылылык таратам» дип исемләнгән кичәгә чакырды. Бәйрәм белән котлап матур теләкләр әйттек,рәхәтләнеп күңелле итеп сөйләшеп тәмле чәйләр эчтек. Апаларыбыз да үзләренең яшь чакларын сагынып күңелләрендә булган, йөрәкләрендә сакланган кызыклы вакыйгалары белән бүлештеләр. Кичәбез күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Бу очрашудан барыбыз да якты,матур хисләр белән таралыштык.