"Россиянең өч төсе" "Три цвета России»
22 август көнне, Шалты авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә, Россия флагы көненә багышланган мәгълумат сәгате булып узды. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Китапханәче китап укучыларны материаллар, Россия флагы тарихы белән таныштырды .