Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

“Наркомания – бәла билгесе” ”Наркомания – признак беды"

26 июнь көнне, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау китапханәнең төп юнәлеше булып тора. Китапханәче үз алларына– аларның информацион күзаллауларын киңәйтүне һәм системалы рәвештә зарарлы гадәтләргә каршы профилактика алып баруны максат итеп куя.     Шул көн уңаеннан 24 июнь көнне, Шалты авыл  китапханәсендә “Наркомания – бәла билгесе” тематик күргәзмәсе оештырылган иде, анда китапханә фондыннан китаплар, газета – журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар һәм китапханәнең башка басма продуктлары куелды. “Без наркотикларга каршы!” дигән темага әңгәмә узды. Әңгәмә барышында укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырдык, наркоманиянең килеп чыгуы һәм таралу сәбәпләре турында сөйләдек, сәламәтлекнең – зур байлык, ә наркотиклар сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлаттык. Укучылар, үз чиратында, кеше сәламәтлегенә китергән зыяны турында белгән фикерләре белән уртаклаштылар