"Галәмгә сәяхәт"
12 апрель , Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты,мәктәп хезмәткәрләре укучы балалар өчен, "Галәмгә сәяхәт» дип исемләнгән Космонавтика көненә багышланган, танып – белү чарасы уздырды. Балалар белән серле йолдызлар дөньясы турында сөйләштек, викторина сорауларына, космос турында табышмакларга җавап бирдек.