Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

«Шигъри мизгелләр»

9 февраль безнең якташыбыз, күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллинның туган көне.Шул уңайдан Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты  белән берлектә Фәнис Яруллинның тууына 86 ел тулуга багышланган «Шигри мизгелләр» дип исемләнгән, искә алу кичәсе уздырды .Кичәгә язучының иҗатын үз итүчеләр җыелды.Кичәбез Ветераннар советы рәисе Канипов Ринат Әхмәтзыя улының чыгышы белән башланып китте. Фәнис Яруллинның тормыш тарихын тагын бер кат искә төшердек, шигырьләрен, хикәяләрен укыдык