Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

Сабан туе- хезмәт туе

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар. Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы. Шалты авыл җирлегендә дә борынгыдан калган бу йоланы дәвам итеп Мәдәният йорты,китапханә хезмәткәрләре һәм авылыбызның актив яшьләре яулык җыю йоласын оештырды. Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. “Сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “беренче килгән йөгерешчегә” дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шатлык китерер, ди халкыбыз.