"Әкияттә хикмәт бар"
Балалар китабы атналыгы традицион рәвештә бөтен Россия буенча мартның соңгы атнасында – язгы мәктәп каникуллары көннәрендә уза.Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, Шалты авылы китапханәсендә "Әкияттә хикмәт бар" - дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар А.Алишның әкиятләренә нигезләнеп уен викторинасында катнаштылар. Абдулла Алиш әкиятләре яшь тыңлаучылар өчен гади һәм аңлау җиңел. Аның әкиятләре тормышның яхшы һәм начар якларын күрергә, тырыш хезмәт итәргә, өлкәннәрне яратырга һәм хөрмәт итәргә, игелекле булырга өйрәтәләр.