«Кырым белән Россия - бер юлдан барабыз»
18 март көнне, Шалты авыл китапханәсе , үз Ватанының үткәнен өйрәнүгә кызыксыну, Россия тарихына ихтирам хисләре, үз иле һәм аның халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан мәктәп укучылары өчен «Кырым белән Россия - бер юлдан барабыз» дип исемләнгән мәгълумат сәгате уздырды. Укучылар Кырым республикасының һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе белән тарихи һәм мәдәни бердәмлеге үзенчәлекләре белән таныштылар, презентация карадылар.