“Туган телем – син хәзинәм минем ” "Мой родной язык - ты мое сокровище"
21 нче февраль- һәр милләт ,һәр халык өчен бәйрәм көн- Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты мөдире белән берлектә, балалар белән “Туган телем – син хәзинәм минем ” дигән әдәби чара үткәрде. Балаларга татар теленең орфографиясе һәм фразеалогик әйтемнәр турында сөйләнде. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды, туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. . “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китаплар бирелде.Иҗат белән сугарылган мавыктыргыч бу чарадан һәркем канәгать калды.