«Безнең Хәтер-изге» " Наша память священна"
Быел 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулды. Шушы уңайдан, Шалты авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен «Безнең Хәтер-изге» исемле тарих сәгате уздырылды. Чарада тарихка күзәтү ясалды, артта калган тетрәндергеч көннәр искә төшерелде. Балалар белән сугыш хатирәләре, совет сугышчыларының батырлыгы турында әңгәмә булды, әфган сугышы турында презентация күрсәтелде.