Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

,”Сталинград : 200 көн һәм төн” "200 дней и ночей"

2 февральдә Совет гаскәрләренең Сталинград өчен барган каты бәрелешләрдә җиңүенә 80 ел булды. Шул уңайдан Шалты авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә ,”Сталинград : 200 көн һәм төн” дип исемләнгән  тарих  сәгате уздырдылар.  Китапханәче үз чыгышында Сталинград өчен сугышның Бөек Ватан сугышы чорында тамырдан борылыш  ноктасына әверелүен аңлатты. Сталинград сугышында  фашистлар Германиясе һәм аның иярченнәренең биш армиясе тар-мар ителүен, Совет Кораллы Көчләренең, дошманнан стратегик инициативаны тартып алып, сугышның ахырына кадәр үз кулларында тотулары хакында мәгълүмат бирелде. Китап укучылар  сугышта булган әтиләрен һәм бабайларын  искә алдылар. “Синең батырлык мәңгелек “ дип аталган китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү ясалды.    Л. Х. Хәмидуллинның “Җиңү җиңел бирелмәде” исемле китабы буенча укучыларга якташларыбыз һәм милләттәшләребезнең Сталинградны дошманга бирмәскә батырларча сугышулары турында сөйләнде, аерым бүлекләр кычкырып укылды.