Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

"Тормышка юл" "Дорога жизни"

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  18 январь көнне, Шалты  авыл китапханәсендә , Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу   уңаеннан  "Тормышка юл" дип исемләнгән искә алу   сәгате үткәрелде. Бу чарада   Ленинград камалышы турында  эчтәлекле чыгыш ясалды,  өлкән китап укучылар да үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар. Өлкән яшьтәге китап укучы Саяхова  Нәзифә Имам кызы  үзенең сүзен "Без бүгенге көндә тыныч, матур тромышта яшәвебез белән горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчан да онытмаска тиеш." дигән сүзләр белән төгәлләде. Китапханәдә “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп  күзәтү ясалды.