Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

«Ватан Геройлары: үткәне һәм бүгенгесе»

 7 декабрь көнне, Шалты авыл  китапханәсе мәктәп укучылары өчен «Ватан Геройлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрде. Укучылар  белән геройларның батырлыклары турында әңгәмә алып барылды, үзләре кызыксынган сорауларга җавап эзләделәр, чара презентация белән үрелеп барылды. Алар шулай ук легендар геройларның батырлыгын китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан белделәр. Бу чара яшь буынга илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырылды.