Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

“Әниемә бүләккә”

24 ноябрь көнне, Шалты авыл китапханэсендэ “Ак җилкән” клубына йөрүче   нәни дусларыбыз белән әниләр көненә багышланган “Әниемә бүләккә” дип исемләнгән иҗади сәгать үткәрде. Аның кысаларында балалар иң якын кешеләренә – әниләренә бүләккә бәйрәм открыткасы ясады. Иҗади эшкә керешкәнче, яшь китап укучылар әниләр турында язылган китаплар, журналлар белән танышты. Алар арасында “Салават күпере” журналы, Э. Шәрифуллинаның “Иң матур әни” китабы һәм башкалар бар иде. Аннары балалар бик теләп иҗади эшкә тотынды, чөнки һәркем үз әнисен матур бүләк белән сөендерергә тели. Ә иң зур бүләк – үз кулың белән ясаганы. Һәркемнең иҗат җимеше бик матур килеп чыкты, алар, һичшиксез, бәйрәмгә менә дигән бүләк булачак.