Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

«Спорт белән дус яшибез- гөрләп бара эшебез”

17 октябрь көнне,  Шалты авыл китапханәсе , Шалты төп белем  бирү мәктәбендэ сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү, үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык  тәрбияләү максатыннан укучылар белән «Спорт белән дус яшибез- гөрләп бара эшебез” дигән исем астында әңгәмә – киңәш оештырды.  Мәктәптә иртәнге зарядка үткәрелә. Укучыларыбыз иртән җыелып беткәч, бергәләп иртәнге зарядка ясарга чыгалар.  Барысыда бик теләп ясыйлар. Чөнки алар спортның  уку өчен дә, сәламәтлек очен дә бик файдалы икәнен беләләр. Зарядкадан соң укучыларыбыз зур уку теләге белән дәресләргә кереп  китәләр. “Спорт белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр моны  иртән зарядка ясаудан башлый ала .Иртәнге зарядка күп вакытны алмый, иртәнге ашка кадәр 5-15 минут шөгыльләнеп алсаң, кәеф тә күтәрелә, эшләү сәләте дә арта», — диде физкультура укытучысы Нияз Садыйков.

Балаларыбыз спорт белән дус яшәгәч, бер эштә дә сынатмыйлар. Юкка гына борынгы бабаларыбыз “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” димәгән шул!