«Көзләремдә яшим»
2 нче октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан , Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, актив китап укучы, чараларда катнашучы өлкән апаларны «Көзләремдә яшим» дип исемләнгән очрашуга чакырды .Апаларыбыз үзләренең яшь чакларын сагынып күңелләрендә булган, йөрәкләрендә сакланган кызыклы вакыйгалары белән бүлештеләр. Кичәбез күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Бу очрашудан барыбыз да якты, матур хисләр белән таралыштык. Бәйрәм кичәсен "Гомер көзләрегез аяз булсын!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе бизәде.