"Көзге муллык безнең күңелләрдә"
10 сентябрь көнне , Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәге апалар өчен табигать кочагында "Көзге муллык безнең күңелләрдә" дип исемләнгән очрашу оештырды. Табигатьтә уйнап-көлеп, фотоларга төшеп, ял итеп, көзге табигатьнең матурлыгына сокланып вакыт үткәне сизелмәде дә. Очрашуда бергәләшеп татар халык уеннары уйналды, җырлар җырланды, матур хатирәләр искә тошерелде.