"Хәзинәнәр утравы –китапханә "
27 май көнне, Шалты авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары өчен "Хәзинәнәр утравы –китапханә " дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Укучыларга китап укуның тормышта нинди әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйләнде. Яңа китаплар тәгъдим итте.. Укучылар китапханәнең белешмә әдәбияты, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Китапханәче балаларга "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлатты.