«Күңелле сәхифә»
Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. 26 нчы апрель көнне, Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә «Күңелле сәхифә» дип исемләнгән кызыклы чара уздырды. Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча сәхнәләштерелгән үен-тамаша күрсәтелде. Кызыклы, күңелле бәйрәмебез бергәләшеп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Китапханәдә “ Милләтемнең горурлыгы - Тукай “ дип исемләнгән китап күргәмәсе оештырылды.