"Табигый даруханә"
21 нче апрель көнне, Шалты авыл китапханәсендэ өлкән яшьтәге китап укучылар өчен «Табигый даруханә» дип исемләнгән экологик сәгать уздырылды. Белеп куллансаң, үләннәрнең файдасы бик зур. Аеруча йокысызлыктан интеккәндә, иммунитет какшаганда, стресс кичергәндә табигатьнең бу бүләкләре сәламәтлек өчен уңай тәэсир итә.. Китап укучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дару уләннәренең файдасы турында кирәкле мәглүмәтләр алдылар, белгән кинәшләре белән уртаклаштылар. Китапханәдәге дару үләннәре турында китаплар белән таныштылар.