“Бишек җыры- халкыбыз рухы “
Бишек җырлары – дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул. Бишек җырлары аша баланың күңел күзләре ачыла, матурлыкны ,моңны таный башлый. Һәркем бу гүзәл чыганакны, сабый чагының якты истәлеге итеп күңел түрендә саклый. Шул бишек җырлары аша бала тәүге кат шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән очраша. Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елы уңаеннан, 10нчы февраль көнне , Шалты авыл китапханәсендә “Бишек җыры- халкыбыз рухы “ дип исемләнгән бишек җырлары кичәсе оештырылды. Бу кичәдә балалар, әниләр һәм әбиләр катнашты. Бишек турында шигырьләр сөйләделәр, бишек җырлары башкардылар, әниләр, әбиләр үзара бишек җырлары башкаруда ярыштылар. Киләчәктә исә иске бишекләрне табып, аларның тарихларын өйрәнүне дә максат итеп куйдык.
“ Бишек җыры- халкым мирасы “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм күзәтү ясалды.