Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

" Балаларга- куркынычсыз Интернет" "Безопасный Интернет - детям"

5 нче февраль көнне,  Шалты авыл китапханәсендә “Интернет куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында  мәктәп укучылары өчен “ Балаларга –куркынычсыз Интернет “ дип исемләнгән информацион сәгать уздырылды. Билгеле булганча, интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар биредән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала.  Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Укучылар әлеге сорауга  “ Куркынычсыз Интернет “ дип аталган презентация  карап үткәннән  соң җавап таба алдылар. . Презентация барышында интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар,  үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.  Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар турында мәгълүмат тапшырылды. Соңыннан, интернетның зарарын чагылдырган, “Каз һәм Аккош” мультфильмы күрсәтелде.