“Пушкинның әкиятләр дөньясы” "Сказочный мир Пушкина"
Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Бөек шагыйрьне рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Шуңа да Пушкин туган көнне Халыкара рус теле көне дип тә билгеләгәннәр.
Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата. Шагыйрьнең шигырьләре җиңел кабул ителә, истә кала, укыла. Шул уңайдан Шалты авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Пушкинның әкиятләр дөньясы” дигән темага әдәби дәрес үткәрелде. Балалар бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әкиятләреннән өзекләр укыдылар.