“Галәмгә сәяхәт “ "Путешествие в космос"
8 нчы апрель көнне, Шалты авыл китапханәсендә, 12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан , 3-5 сыйныф укучылары өчен “Галәмгә сәяхәт “дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Укучыларга галәмгә очкан беренче очучы -космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштырып әңгәмә үткәрелде.