"Без сәламәт тормыш яклы" "Мы за здоровый образ жизни"
Шалты авыл китапханәсендә, 7 Апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата "Без сәламәт тормыш яклы" дигән тема нигезендә диспут оештырылды. Китап укучылар сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану режимы, физик күнегүләрнең сәламәтлеккә йогынтысы, файдалы үләннәрне җыю тәртибе хакында чыгышлар ясадылар, үзара фикер алыштылар.