Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

“Спорт белән дус булыйк” «Давайте дружить спортом»

Футбол, баскетбол, волейбол, чаңгыда, тимераякта шуу, нәфис гимнастика, теннис, җиңел атлетика –болар барысы да спорт төре.  Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була. Спорт физик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия дә бирә. Шуңа күрә спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Шул унайдан, 29  нчы гыйнварьда  Шалты авыл китапханәсендэ, кечкенә сыйныф укучылары өчен «Спорт белән дус  булыйк» дигән сәламәтлек сәгате  уздырылды. Укучылар белән сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуы турында әңгәмә алып барылды, китапларга күзәтү ясалды.