“Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите” «Блокадной памяти страницы».
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Фашист дивизияләре боҗрасында коралсыз, азык-төлексез, сусыз калган хәрбиләр һәм халыкны бары тик җиңүгә өмет кенә яшәтә. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
27 гыйнварында Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел тула.
Шалты авыл китапханәсендә Ленинград блокасының 77 еллыгына багышланган “Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, авыл халкына һәм укучыларга китаплар тәкъдим ителде.