Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

“Мәрхәмәт өләш”

Шалты авыл китапханәсендә инвалидлар декадасы уңаеннан “Мәрхәмәт өләш” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. 3 - нче декабрьдә китапханәче  күргәзмәгә библиографик күзәтү үткәрде.

Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, К. Шәфыйкова, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән  врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы китаплар да урын алган иде. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка  өмет белән карарга өндиләр. Күзәтүне тыңлаган укучылар моңа тагын бер кат ышанып киттеләр.