Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

“Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез”

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шул максаттан  Шалты  авыл китапханәсендә “Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез” -  дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм Шалты авыл китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар белән берлектә, “Бетмәс хәтер бар” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрделәр. Ахырдан укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр куйдылар.