Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Муса Җәлил - каһарман шагыйрь

17-нче февраль көнне Яңа Чүте авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби кичә узды.

Кичәгә килүчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры турында документаль фильм күрсәтелде. Әдәби чараның икенче өлешендә укучылар арасында шигырь бәйгесе оештырылды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Призлы урыннарга Лотфуллин Айнур, Таҗетдинов Илгизәр, Нәбиуллина Айгөл лаек булдылар.