Гуманитарная помощь. СВО. Март
11-нче март көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Хатын-кызлар дөньясында" исемле түгәрәгенә йөрүче кызлар бергәләшеп, Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен тәмле, хуш исле чәйләр әзерләп, аларны кечкенә чәй янчыкларына тутырдылар. егетләребезгә әзрәк булсада җылылык, ямь өстәсен өчен окоп шәмнәре ясадылар.
Авыл халкы егетләребезгә тәм-томнар җыеп китерделәр. Посылкаларны җыеп, тутырып егетләребезгә озаттык.
Бар катнашучыларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар, дөньялар тынычлансын иде дигән теләктә калабыз!