Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Без бердәм, без бергә

2026 ел- Россия Федерациясендә "Россия халыклары бердәмлеге елы" дип игълән ителде.

 Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, 21-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә "Без бердәм, без бергә" дип исемләнгән акөия үткәрделәр.

 Чара Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм итү буенча оештырылды.

 Безнең авылда күп милләт кешеләре яши, алар бер берсе белән аралашып, бик тату яшиләр.

 Ярдәм акциясе оештырабыз дип белдерү куюга: үзбәкләр, грузиннар, әрмәннәр, руслар, чувашлар, татарлар, берседә читтә калмыйлар,барысыда ярдәм кулы сузалар.

 Бу юлыда авыл халкы күмәкләшеп сугыш кырындагы авылдашларга ярдәм җыеп озаттылар.

 Хатын-кызлар җыелышып токмач кистеләр, окоп шәмнәре ясадылар,китапханәгә йөрүче балалар бәйрәм открыткалары ясап, хатлар язып җибәрделәр.

 Туган яктан килгән посылкалар егетләребезгә көч-күәт өстәсен, исән-имин туган җирләренә,гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар.

 Авыл халкына бик зур рәхмәт!

 Китапханәдә "Народов много - Родина одна" дип исемләнгән китап-күргәзмәсе эшли.