"Муса Җәлил - Бөек Ватан сугышы герое"
14-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә, бөек татар патриоты, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан "Муса Җәлил - Бөек Ватан сугышы герое" дип исемләнгән әдәби сәгат уздырдылар.
Чара шагыйрьнең тормышына, иҗатына багышланды.Муса Җәлилнең әсәрләре чиксез батырлык рухы белән сугарылган һәм күп буын кешеләре өчен әхлакый маяк булып тора. Аның яшь гомере фашистлар кулыннан өзелгән, фаҗигале тәмамланышка карамастан, аның батырлыгы, сүзе әле дә яши. Чарага килгән яшүсмерләр, шагыйрьнең сугыш чоры тормышының авыр булуына төшенделәр, фашист төрмәләрендә аның өлешенә төшкән авыр сынаулар, котылгысыз газаплар кичергәне турында белделәр, кычкырып "Кызыл ромашка" шигырен укыдылар.
Ул үзенең Ватанына тугры булып калды, бирешмәде һәм үлемне чын батырларча кабул итте, аның гомере гаҗәеп дәрәҗәдә якты һәм бай, өзелгесез көрәш белән үрелгән иде.
Китапханәче "Муса Җәлил шагыйрь һәм патриот" дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады, күргәзмәдә Муса Җәлилнең шигырь җыетыклары, әсәрләре урын алды.