Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» Февраль

12-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсе "Тукайны бергәләп укыйбыз" исемле проектына кушылды һәм "Тукай - бөек шәхес" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.

 Китапханәче чарага килгән кунакларны, Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән танаштырды.

 Язучының шигырьләрен, әкиятләрен искә алып сөйләделәр һәм кычкырып "Китап" исемле шигырен укыдылар.

 Шигырьне укыдылар: Нурзия Муллакаева, Рәзинә Мөгыйнова, Айсылу Малышева, Ильзия Латыйпова.

 Китапханәче "Тукай яши безнең күңелләрдә" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады.

 Чараны китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә оештырдылар.