Акция #Своихнебросаем
3-нче февраль көнне, Мортаза авыл халкы чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп озаттылар.
Көндәлек кирәк әйберләр, җылы киемнәр, тәм-томнар, инструментлар, китапханәгә йөрүче балалар солдатларга хатлар язып салдылар.
Авыл халкына бик зур рәхмәт әйтәсе килә, Хәрби операция башланганнан бирле, күмәкләшеп, тиз арада бар кирәк-яракны әзерләп, озатабыз.
Сугышлар бетеп, ир-егетләребез исән-имин өйләренә кайтсыннар!
Ярдәм җыю акциясен авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырдылар.