Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

#Своихнебросаем

5 - нче февраль көнне, Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә окоп шәмнәре ясадык. 

 Мортаза авыл китапханәчесе һәм "Хатын-кызлар дөньясында", "Сүнмәс йөрәкләр" исемле түгәрәкләргә йөрүче кызлар, бар назларын, җылылыкларын биреп окоп шәмнәре ясадылар. Алар сугыш кырындагы егетләребезгә, әзрәк булсада булыша алуыбызга сөенәбез, егетләребезгә җылылык, көч өстәсен бу шимнәр диделәр.

 Сугышлар бетеп, ир-егетләребез исән-сау өйләренә кайтсыннар дигән теләкләр теләделәр.

 Чараны китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә оештырдылар.