Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Бирнә сандыгы әзерләү йоласы

"Бирнә биргән - бикә килен, бирнә бирмәгән - чәүкә килен" дигән борынгылар. 

 Бирнә ул - кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның әти-әнисенә, туганнарына алып килгән бүләге.

 6 - нчы февраль көнне, Мортаза авылы мәдәният йортында "Бирнә сандыгы әзерләү йоласы" күрсәтелде.

 Әби -бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны искә алып, бирнә сандыгын тутыру тәртибе белән чарага килгән кунакларны таныштырдык.

 Бирнә сандыгын тутыра башлаганчы, өмәгә килгән кызлар сөлге, ашъяулык,тәрәзә пәрдәләре, кулъяулыклар чиктеләр, каз мамыгыннан пар мендәр әзерләделәр, юрган сырдылар. Сандыкны тутыра башлагач, табышмаклар өйтештеләр, "Йөзек салыш" уенын уйнап, җырлап - биеп алдылар. Килен булып кияү йортына төшкәч, су юлын табасы була икәнлеген аңлатып, кызга көянтә һәм чиләкләр бүләк иттеләр.

 Әби-бабаларыбыздан калган йола буенча, тас белән комган, мөселман халкының чисталыгын, тазалыгын исбат итеп тора торган әйберләр икәнлеген кызга аңлатып, файдалы киңәшләр бирделәр.

 Чара җыр, бию  белән күңелле итеп үрелеп барды.

 Сандыкны тутырып, әзерләп куйдык, булачак кияүгә сатырга гына калды.

 Чараны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ак калфак һәм Ветераннар Советы оешмалары бергәләп оештырдылар.

 Китапханәче чарага сценарий әзерләде, язучы Баязитованың "Татар милли бәйрәмнәр-йолалар" китабы кулланылды, чигү эшләре әзерләде.