"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»
Кышкы каникуллар вакытында, 8-нче гыйнвар көнне, Мортаза авылы китапханәсендә "Тукайны укыйбыз" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.
Китапханәче чарага килгән балаларга Габдулла Тукайның биографиясен һәм иҗаты турында кыскача сөйләп үтте.
Балалар кычкырып Г.Тукайның "Энҗе бөртекләре", "Су Анасы" әкиятләрен укыдылар.
Китапханәдә "Туган ягыңны ярат һәм өйрән" исемле китап-күргәзмәсе эшләде.