Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Ак яулыклы Ак әбиләр

4-нче гыйнвар көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ветераннар Советы  һәм Ак калфак  оешмалары , авылыбызның күркәм гаиләләренең берсенә кунакка бардылар.

 Ак яулыклы, саф күңелле, күп бала анасы, сугыш чоры баласы Рәйфә Төхбәтулла кызы Идиатуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Рәйфә апа белән Зәкәрия абый матур итеп гаилә корып, ике ул, өч кыз үстерәләр.Искиткеч гаилә, җырга-моңга гашыйклар.Кызганычка каршы күп еллар элек Зәкәрия абый вафат була. Төпчек уллары Чечня сугышында булып кайта.

 Әлеге вакытта Рәйфә апа авылда, олы кызы тәрбиясендә, балалары һәм оныклары атна саен кайтып торалар, балалары белән гөрләшеп яшәп ята.Аның үнбер оныгы, ун оныкчыгы бар.

 Рәйфә апаны юбилее белән Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Шакирҗанов Д.Ә. тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

 Китапханәче,  Ветераннар Советы һәм Ак калфак оешмалары исеменнән юбилярны, Рәйфә апаны гомер бәйрәме белән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды, Г.Галлямованың "Зәңгәр кыңгыраулар" исемле китабын бүләк итте, изге теләкләрен җиткерде.