Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Әниемә бүләгем

29 -нчы ноябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә, "Умелые руки" түгәрәгенә йөрүче балаларны "Әниемә бүләгем" исемле иҗат остаханәсенә чакырдылар.

 Кычкырып әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар әм үз куллары белән Әниләр бәйрәменә бүләкләр әзерләделәр.

 Чарага килгән балалар бар назларын, мәхәббәтләрен, хөрмәт итү хисләрен өстәп, тырышлыкларын күрсәтеп, әниләренә, әбиләренә конфет-җимешләрдән чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр.

 Китапханәдә "Әни тәүге сүзебез" исемле китап-күргәзмәсе эшләде.