Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Монда минем тарихым яши

Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле.Аның көмеш сулы чишмәләре, балык тулы елгалары, хуш исле аланнары, зифа каенлы урманнары, һәр авыл кешесе өчен якын.

 21-нче ноябрь көнне Мортаза авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә, "Хатын -кызлар дөньясында" һәм "Сүнмәс йөрәкләр" түгәрәкләренә йөрүчеләрне "Монда минем тарихым яши" исемле краевед утырмасына чакырдылар.

 Китапханәче һәм сәнгать җитәкчесе килгән кунакларны Мортаза авылының тарихы белән таныштырдылар, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне искә алдылар, авылның чишмә һәм тау исемнәрен искә төшереп, барладылар.

 Килгән кунаклар кычкырып авылыбызның язучысы Габидә Мәрданованың (Хәйретдинова) шигырьләрен, якташыбыз язучы Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар.

 Чара чәй табыны артында, табышмаклар бәйгесе һәм моңлы җырлар белән үрелеп барды.

 Китапханәдә "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" исемле китап - күргәзмәсе эшләде.