Әтиләр сүзе - күңелнең күзе
17-нче октябрь көнне, Мортаза авылы китапханәсендә "Умелые руки" түгәрәгенә йөрүче балалар өчен, Әтиләр көне уңаеннан "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе" дип исемләнгән иҗат остаханәсе эшләде.
Чарага килгән балалар үз куллары белән әтиләренә, бабаларына бәйрәм бүләге әзерләделәр.
Кычкырып Фәйрүзә Мөслимованың "Әтисенә охшаса" һәм Факил Сафинның "Әтиемә сыенам" шигырьләрен укыдылар.
"Әти - терәк, таяныч ул" исемле китап - күргәзмәсе эшләде, күргәзмәдә әтиләргә багышланган шигырьләр, хикәяләр урын алды.