Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Безнең горурлыгыбыз - безнең геройлар

27-нче сентябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ветераннар Советы оешмасы, Ак калфак оешмасы берлектә авылыбызның Махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Хафизов Р.И. һәм аның әнисе, туганнары белән "Безнең горурлыгыбыз - безнең геройлар" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.

 очрашуда Кырым-Сарай авыл җирлеге Д.Ә.Шакирҗанов катнашты, ул хәрби егетебезгә рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде.

 Хәрби хезмәткәр авыл халкына ярдәмнәре өчен, мәктәп балаларына хатлары өчен бик зур рәхмәтен җиткерде, ул хатларның солдатлар өчен бик мөһим булуын җиткерде.

 Чарага килгән кунакларыбыз, Баулы шәһәре "Гаилә китапханәсе" мөдире Хафизова Р.И. һәм Фәүзия апа кичәбезгә ямь өстәделәр.

 Фәүзия апа "Балама" дип исемләнгән шигырьне кычкырып укыды һәм баянда уйнап, моңлы тавышы белән татар халык җырларын башкарды, бар кунакларда аңа кушылдылар.

 Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне һәм бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче солдат егетләребезгә без бик зур рәхмәтлебез, һәрберсе белән горурланабыз, аларның сабырлыгы, рух ныклыгы, батырлыклары алдында баш иябез!

 Илләр тыныч булып, егетләребезнең һәрберсен туган җирләрендә, туган йортларында сау-сәләмәт килеш күрергә язсын!