Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Өлкәннәр алтын хәзинә"

1-нче октябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе, Ветераннар Советы һәм Ак калфак оешмалары, Мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә өлкәннәр көне уңаеннан "Өлкәннәр алтын хәзинә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.

 Чарага килгән өлкәннәрне Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Д.Ә.Шакирҗанов бәйрәм белән тәбрикләде.

 Бәйрәм кичәсе "Әби һәм оныклар" исемле театралҗ күренештән башланды һәм күңелле итеп җыр, бию, шигырь юллары , уен-конкурслар белән үрелеп барды.

 Китапханәдә "Гомер мизгелләре" дип исемләнгән китап-күргәзмәсе эшләде.

 Бар катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!