Без бердәм, без бергә
12-нче август көнне Мортаза авыл халкы чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп, сугыш кырындагы ир-егетләребезгә көндәлек кирәк-ярак, тәм-томнар озаттылар.
Укучы балалар матур теләкләр теләп, рәсем ясап, солдатларга хатлар язып салдылар. Туган җирдән килгән посылкалар егетләребезгә көч өстәсен.
Ир-егетләребез җиңү яулап, исән-имин туган җирләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә кала авыл халкы.
Авылдашларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
Ярдәм җыюны Мортаза мәдәният йорты һәм китапханә берлектә оештырдылар.